ТУРЫ ЭФИР

ТАПШЫРУЛАР

«Иман тәме»
Фәнис Җиһанша, Ленар Хамматов

«Иман тәме»

Игътибарыгызга "Хозур" китап нәшриятында басылып чыккан "Ислам турында сөйләшик" һәм “Ислам дине нигезләре” китаплары ярдәмендә эшләнгән тапшыруларыбызны тәкъдим итәбез. Гакыйдә, фикһ, Ислам тарихы, әхлак һ.б. мөһим фәннәрне үз эченә алган әлеге аудиокитапларда Ислам дине белән кызыксынучылар, Исламга яңа килгән мөселманнар һәм белемнәрен камилләштерергә теләгәннәр өчен күп сорауларга җавап бар. Исламны ничек кабул итәргә? Ислам дине башка диннәрдән нәрсә белән аерыла? Мәзһәб ни дигән сүз? Яңа гына дингә килгән мөселманга нишләргә? Зикер, дога, сәдака нәрсә ул? Исламда хатын-кызга мөнәсәбәт нинди? Ничек тәһарәт алырга һәм намаз укырга? Ничек ураза тотарга? Хиҗап нәрсә ул? Мөселманның тышкы кыяфәте нинди булырга тиеш? Ничек хәләл ризык сайларга? Ислам диненең төп нигезләре, Кыямәт көне, Ахирәт, фәрештәләргә вә җеннәргә ышану, тәкъдир мәсьәләләре һәм тагын бик күп, бик күп кызыклы вә файдалы темалар – шушы тапшыруда.