ТУРЫ ЭФИР

безнең турында

«Азан» интернет-радиостанциясе 2013 нче елның сентябрь аенда Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте медиапроекты буларак «Хозур» – «Тынычлык» нәшрият йорты хосусый учреждениясе структур өлеше кысаларында һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән эшләтеп җибәрелде.

«Азан» радиосы киң җәмәгатьчелеккә Ислам диненең тынычлык дине булуын, аның хакыйкый кыйммәтләрен җиткерүне, өммәтебез һәм милләтебез үсешенә өлеш кертүне үзенә максат итеп куя.

«Азан» радиосын 20 дән артык илдәге милләттәшләребез тыңлый. Тыңлаучыларның төп географиясе: Россия, Алмания, Румыния, АКШ, Украина, Үзбәкстан, Казахстан, Франция, Әлҗәзаир, Төркия, Бөекбритания, Беларусь, Кыргызстан, Чехия, Финляндия, Маҗарстан, Таҗикстан, Эстония, Азәрбайҗан, Нидерланд, Италия, Швеция, Марокко илләре һ.б.

«Азан» интернет-радиосы тәүлек буе татар телендә дини, әхлакый темаларга тапшырулар тәкъдим итә. Безне azan.fm сайтында, Play Market яки App Store’дагы «Азан» радиосы рәсми кушымталары аша һәм «Летай ТВ» дан тыңларга мөмкин.

Рухи кыйммәтләр сагында:
“Азан” радиосы тәүлек буе дини, әхлакый темаларга тапшырулар әзерли, киң җәмәгатьчелеккә милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән Ислам тәгълиматларын җиткерә.
Бөтен Җир шарында тыңлап була:
“Азан” радиосын radio-azan.ru сайтында, кесә телефоннары өчен махсус кушымталар аша (IOS һәм Android-платформаларда) һәм «Летай TV»дан тыңларга мөмкин. Бернинди түләүсез, интернет кына кирәк!
Ислам – тынычлык дине:

Ислам сүзе нигезендә “тынычлык, иминлек, сәламәтлек” мәгънәләрен белдерә торган “сәлам” тамыры ята. “Азан” радиосы Иблис юлына әйдәүчеләр, адәм канын коюга өндәүчеләргә каршы.

Чын Ислам тәгълиматлары һәр заманда, һәр халыкка шәфкатьлелек һәм тынычлык алып килә. “Азан” радиосы тапшыруларында динебезнең хакыйкый гыйлемен җиткереп, ялгыш юлга кереп китүдән саклану өчен мәгълүмат бирәбез.

Дингә дәгъватлаучыларны зурлыйбыз:
«Азан» радиосында Россия Федерациясе һәм Татарстан Җөмһүриятенең төрле якларыннан килгән имам-хәзрәтләрнең вәгазьләре, күренекле мөселманнар, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр яңгырый.
Коръәни Кәрим онлайн:
“Азан” радиосы эфирында 23:00-6:00 сәгатьләрдә Татарстан Җөмһүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тавышы белән Коръәни Кәрим укыла
Бөтен гаилә өчен:

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар да, күптәннән гыйбадәттә булган тирән белемле мөэминнәр дә, яшьләр дә, олылар да «Азан» радиосы тапшыруларыннан үзләренә файда алачак.

Иң кечкенәләргә сабыйлар өчен махсус программалар әзерләнә. «Азан» радиосы – гаилә белән тыңлап, күңел тынычлыгы алу өчен.

Безнең команда

«Азан» интернет-радиостанциясе 2013 нче елның сентябрь аенда Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте медиапроекты буларак «Хозур» – «Тынычлык» нәшрият йорты хосусый учреждениясе структур өлеше кысаларында һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән эшләтеп җибәрелде.