«40 хәдис»
Бер хәдистә: “Кем дә кем минем өммәтем өчен дингә кагылган 40 хәдисне ятлап, саклап кала, Кыямәт көнендә факиһ вә галимнәрдән булып торгызылыр” диелә. Әлеге сәхифәдә имам ән-Нәвави җыентыгында тупланган, бик мөһим булган 40 хәдис һәм аларга шәрех-аңлатмаларны тәкъдим итәбез.