ТУРЫ ЭФИР

ТАПШЫРУЛАР

«Бәхет тулы йорт»
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Илмир Хәбибуллин

«Бәхет тулы йорт»

Гаилә – җәмгыятьнең иң кече һәм шул ук вакытта иң мөһим бер өлеше.
Исламда гаиләнең роле нинди? Шәригатьтә егет белән кыз ничек таныша ала? Ярәшү, кыз сорау тәртибе нинди булырга тиеш? Туй һәм никах мәсьәләләре. Гаиләдә ир-ат белән хатын-кызның роле. Мәхәббәт һәм хыянәт. Көнчелеккә дин ничек карый? Бала тәрбияләү. Ата-ана һәм балалар арасында мөнәсәбәт. Мирас, васыять. Туганнар, күршеләр белән мөгамәлә һ.б.
Гаиләгә кагылышлы барлык сорауларга “Бәхет тулы йорт” тапшыруында Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә. Үзегезнең сорауларыгызны социаль челтәрләрдәге “Азан” радиосы аккаунтларында, электрон почта аша һәм студия телефон номерына шалтыратып бирә аласыз.