ТУРЫ ЭФИР

ТАПШЫРУЛАР

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» Илдар Кыямов

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Сезгә Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсирен тәкъдим итәбез. Бүгенге көндә Коръәннең татар телендә 6 тәфсире бар. Башка тәфсирләрдән аермалы буларак әлеге хезмәт – тел белгечләре, имамнар һәм мәдрәсә укытучыларының берләшеп башкарган җиде еллык хезмәт нәтиҗәсе.

Изге Китапка тәфсир әзерләгәндә имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютыйның “Тәфсир Әл-Җәләләйн”, шәех Мәхмүд Әл-Уфиның “Коръән Мәҗид” хезмәтләренә таянылды. Шулай ук эш барышында Ногмани, Мөхәммәт Садыйк бине Шаһ Әхмәт Иманколый Казаниның “Тәсһилүл-бәйән”, Шәйхелислам бине Әсәдулла Хәмидинең “Әл-Иткан” тәфсирләренә, шулай ук төрле гасырларда яшәгән Әт-Табәри, Әл-Матуриди, Ибне Кәсир, Әл-Куртуби, Ән-Нәсәфи, Алуси кебек авторларның дан казанган тәфсирләренә дә мөрәҗәгать ителде.

Коръәни Кәрим тәфсиренең татарчага тәрҗемәсен Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге эш төркеме башкарды. Китап шәкелендә Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” китап нәшрият йорты бастырып чыгарды. Аудио вариантын ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте “Хозур” оешмасының структур өлеше булган “Азан” дини радиосы эшләде. Татарча Коръән тәфсире Утыз Имәни исемендәге һәм Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” премияләре лауреаты; “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале һәм “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе иясе Илдар Кыямов тавышы белән яздырылды.

Аллаһы Тәгалә ошбу хезмәтебезне бездән кабул итеп, укучыларга, тыңлаучыларга файдалы кылса иде. Раббыбыздан хаталарыбызны кичерүен һәм барчаларыбызны да динне, Аның Китабын аңлаган мөселманнардан кылуын сорыйбыз. Әмин!